"Сабыебызның дүрт яшенә кадәр бер тапкыр да авырып караганы юк иде..."
Табибларның куркыныч хәбәренә кечкенә Әмирәнең әти-әнисе берничек тә ышанырга теләми. Ышанырлык та түгел - дүрт яшенә кадәр бер тапкыр да авырып карамаган сабый кинәт кенә хастаханәгә эләккәч, әтисе Рамил белән әнисе Динара бөтенләй югалып кала. Аннары тизрәк дусларына, туганнарына мөрәҗәгать итәләр. Мөхәммәтҗановлар Казанда яши. "Кызыбыз сау-сәламәт, йөгереп йөри иде. Быел...
Табибларның куркыныч хәбәренә кечкенә Әмирәнең әти-әнисе берничек тә ышанырга теләми. Ышанырлык та түгел - дүрт яшенә кадәр бер тапкыр да авырып карамаган сабый кинәт кенә хастаханәгә эләккәч, әтисе Рамил белән әнисе Динара бөтенләй югалып кала. Аннары тизрәк дусларына, туганнарына мөрәҗәгать итәләр.
Мөхәммәтҗановлар Казанда яши. "Кызыбыз сау-сәламәт, йөгереп йөри иде. Быел башта җил чәчәге белән авырды. Аннары ике ай буе температурасы төшмәде. Табибларга күренгәч, алар куркыныч хәбәр җиткерде: кызыбызда кан рагы тапканнар. Ышанмадык. Әмма икенче тапкыр пункция ясалгач, диагноз расланды", - ди Рамил. Әлегә сабый Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана.
"Табиблар күңелне төшерми. Бу авырудан дәваланып, аякка баскан сабыйлар бар икән. Шуңа күңел гел яхшыга өметләнә. Әмма балабыз гына бераз моңсуланды. Химия терапиясе ала башлагач, төшенкелеккә бирелде. Көчле дарулардан соң авыз эчләре бозылды. Берни ашамый, дару эчүдән баш тарта. Бу авыруны һәр бала үзенчә кичерә. Палатадаш кыз йөгереп йөри, Әмирә исә гел ятып кына тора. Хәлсез әле. Шуңа да өзгәләнәбез. Аны аякка бастыру өчен барысын да эшләр идем. Ул безнең тормышыбызның яме, өебезнең нуры бит. Бала тавышыннан шаулап торган йортта гына яшәве рәхәт. Әмирәнең савыгуын бик көтәбез. Бердәнбер юанычыбыз, көтеп алган сабыебызны югалтасы килми", - ди Рамил.
Кечкенә Әмирәгә ярдәм кулы сузучылар да бар икән. Әмма алга таба Татарстан табиблары дәвалый алмаса, кызны чит илгә дә алып китәргә исәпләп торалар. Хәзер хәбәр көтәләр. Тик чит илгә бару өчен мөмкинлекләре җитеп бетми. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:
Р. СЧ. 40703810600020000198
В ПАО «Ак Барс» банк г. Казани.
К. СЧ. 30101810000000000805, БИК 049205805
ИНН/КПП 1660064436/165801001
Назначение платежа: Благотворительное пожертвование для Мухаметзяновой Амиры. НДС не облагается. Адрес юр. и факт: 420039, г. Казань, ул. Ак. Королева, 67. ОГРН: 1031659013363
Сайт: www.angela-vavilova.ru
На карты Сбербанка
4276 6200 1178 4612 Мухаметзянов Рамиль Ильясович - Әмирәнең әтисе
4276 8620 1190 3855 Мухаметзянова Светлана Расимовна - Әмирәнең әбисе
("Ватаным Татарстан", /№ 94, 30.06.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев