Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саф хислеләр генә шигырь яза. Рәис шундыйлардан (фото бар)

"Мишә дулкыннары" әдәби клубына йөрүчеләр үзләренең чираттагы утырышларында шәхси эшмәкәр Рәис Дәүләтшин белән очраштылар. Хәзер Сабада яшәсә дә, Рәис туган авылы Сәрдәне онытмый. Чишмәләрен төзекләндерә, матур табигате кочагында культуралы ял итү урыннары булдыра, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кайгыртып, алар өчен хәйрия чаралары үткәрә. Мондый эшләргә, әлбәттә, изге күңелле, сизгер йөрәкле,...

"Мишә дулкыннары" әдәби клубына йөрүчеләр үзләренең чираттагы утырышларында шәхси эшмәкәр Рәис Дәүләтшин белән очраштылар. Хәзер Сабада яшәсә дә, Рәис туган авылы Сәрдәне онытмый. Чишмәләрен төзекләндерә, матур табигате кочагында культуралы ял итү урыннары булдыра, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны кайгыртып, алар өчен хәйрия чаралары үткәрә. Мондый эшләргә, әлбәттә, изге күңелле, сизгер йөрәкле, мәрхәмәтле җанлы, туган ягына гашыйк кешеләр генә алына ала. Соңгы вакытта Рәис Дәүләтшинның куллары каләмгә дә үрелә. Күңелендә туган ягына ягына мәхәббәт яшәткән кеше, ак кәгазь битенә саф уй-хисләре белән текәлеп, кайчан да бер шигырь-җыр язмыйча кала алмый. Рәиснең хәзер әнә шундый илаһи хәләттә булуын шигъри җанлы кешеләрдән дә яхшырак аңлаучы бармы икән! Шуңа күрә дә утырыш шагыйрьләр бергә җыелган җирдә генә була ала торган күтәренке поэтик риторика халәтендә үтте. Рәис туган авылына багышлап җыр да язарга хыяллана, энҗе бөртекләре әзер, инде шуларны күңел кылларына уралырлык мәрҗин итеп тезәсе генә бар. "Мишә дулкыннары" клубына йөрүчеләр шушы җәһәттән аңа киңәшләр бирделәр. Кыскасы, Сәрдәгә багышлап туачак җырдан безне күпмедер вакыт аралыгы гына аерып тора. Без аны тыңларбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев