Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән лицеенда башлангычлар атналыгы узды

Ел саен Шәмәрдән лицеенда икенче яртыеллыкта башлангыч сыйныфлар атналыгы уткәрелә. Быел ул 27 февральдән башланды.

 

   Беренче көн математика  көне иде. Барлык кичә, ярыш, мероприятие дә математика фәнен үз итүчеләр өчен оештырылды.Әйләнә- тирә дөнья, экология көнендә укучылар үзләрен табигать  дуслары буларак күрсәттеләр. Татар теле көнендә  башлангыч сыйныфлар гореф- гадәтләр белән таныштылар, милли уеннарда көч сынаштылар. Әдәби уку көнендә “Кем күп әкият белә”,  “Серле конверт” “Әкият аланы” китап укучыларны җыйды. Китап докторы дәреслекләр тотылышын карау өчен рейдка чыкты. Рус теле көнендә укучыларның грамоталыгы, дөрес һәм матур язулары, тапкырлыклары бәяләнде. Атналыкның соңгы көне милли  мәдәниятебезне саклау һәм барлау, Укытучы һәм Остаз елына багышланды.

   Башлангыч сыйныфлар атналыгына 6 март көнне нәтиҗә ясалды. Йомгаклау көнендә һәр сыйныф  мультфильмнан күңелле җыр, биюләр башкарды.  Балалар җыры фестивален оештыруда  лицейның музыка укытучысы  Дилбәр Шамил кызы Гайнуллина башлап йөрде. Атналыкны оештыруда  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Әлфия  Закирова, методик берләшмә җитәкчесе Энҗе Галиуллина, башлангыч сыйныф укытучылары да зур тырышлык куйдылар. Бу атнада һәр укучы үз осталыгын күрсәтә алды, ярыш- конкурсларда үзен сынады,  иҗади сәләтен үстерде. Атналык ахырында барлык сыйныфларның уңышларын санагач, 4А сыйныфы  ( җитәкчесе- Сираҗиева Әлфия  Вәгыйз кызы) җиңүче дип табылды. Аларга күчмә кубок, грамота тапшырылды. 

 3 чирек тәмамланырга санаулы көннәр калып бара, укучыларга  укуларында уңышлар, укытучы- остазларга сабырлык телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев