Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлау көнне авырып китсәң, көндезге сәгать 2гә кадәр шалтыратып әйтергә кирәк

Бүген "Татар информ" агентлыгында Россия Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниесе эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин 18 сентябрьдә узачак сайлау участоклары, сайлау тәртибе белән таныштырды. Журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Якшәмбе көнне республикада барлыгы 2812 сайлау участогы иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 20.00гә кадәр эшләячәк. Шулай ук вокзал, аэропорт, тикшерү изоляторлары, хастаханәләр, шифаханәләрдә оештырылган барлыгы 48 махсус сайлау пунктларында да тавыш биреп булачак.

18 сентябрь - сайлау көнне кинәт авырып китсәң, сәгать 14.00гә кадәр теркәлү урыны буенча сайлау участогына шалтыратып хәбәр бирергә кирәк. Участок комиссиясе әгъзалары өйгә үзләре киләчәк. Куркынычсызлык таләпләрен истә тотып, Казандагы 800дән артык участок видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылачак.

Татарстанда 2933107 сайлаучы кеше исәпләнә. Шуның 900 меңнән артыгы Казанда яши. Гадәттә, Дәүләт Думасына сайлаулар декабрь аенда уза торган булган. Быелгы сайлаулар беренче тапкыр сентябрьгә билгеләнгән. Бу исә күпләрнең ял вакытына, бакча, кыр эшләренә туры килә.

Ләкин ничек кенә булмасын, сайлауга килү һәркемнең бурычы, һәр кешенең тавышы республиканың киләчәген хәл итә икәнен онытмаска кирәк. Шуңа да 18 сентябрь көнне үз иле өчен битараф булмаган кешеләр сайлауларга күпләп килер, дип ышана Әгъзам Гобәйдуллин.

- Бер генә сайлау да шикаятьсез узмый анысы. Безнең төп максат - сайлауларның нәтиҗәләре шик уятырлык булмасын. Сайлаулар ачык, ышанычлы, һәркемгә дә уңайлы узсын дип оештырыла, - ди Әгъзам әфәнде.

Сайлауларда бу юлы ике бюллетень биреләчәк. Берсе аның ак, икенчесе зәңгәр төстә булачак. Россия Дәүләт Думасында депутатлар партия исемлекләре һәм бермандатлы округлар буенча сайлана. Сайлауларда "Бердәм Россия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Россия" кебек барлыгы 14 сәяси партия катнаша. Бер депутат кәнәфиенә 14 кандидат туры килә. Сайлауларга чакыруларны инде тарата башладылар. Әгәр дә сайлау көнне башка урынга китәргә туры килсә, 17 сентябрьгә кадәр (сәгать 18.00 соңгы срок) теркәлү урыны буенча сайлау участогыннан "открепительный" кәгазь алырга була.

Республикада сайлау участокларында 13 меңнән артык күзәтүче эшләячәк. Аларның 10 меңе сәяси партия вәкиле. 3 меңе бер мандатлы кандидатлардан булачак. Алдагы еллар белән чагыштырганда быел күзәтүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Сайлау барышын 500дән артык журналист яктыртачак.


Эльвира Мозаффар

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев