Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шытсу егете, тамада Рафил Галимуллиннан “Нурания маҗаралары”: блогер әнисеннән Instagram герое ясап маташа [+видео]

Рафил Галимуллин тамашачыларга актер, туй яки юбилей үткәрүчеләргә тамада, татар социаль челтәрләрендә блогер буларак таныш. Аның әнисе, әтисе, авылдашлары катнашындагы видеороликлар соңгы вакытта зур популярлык казанды. Татар дөньясында ул "Ак чәчәкләр" телевизион фильмында Диләфрүз, "Айсылу"да Айсылу ролен башкарган Гөлназ Галимуллинаның ире буларак та билгеле шәхес дип әйтергә була. Рафил хатынының...

Рафил Галимуллин тамашачыларга актер, туй яки юбилей үткәрүчеләргә тамада, татар социаль челтәрләрендә блогер буларак таныш. Аның әнисе, әтисе, авылдашлары катнашындагы видеороликлар соңгы вакытта зур популярлык казанды.

Татар дөньясында ул "Ак чәчәкләр" телевизион фильмында Диләфрүз, "Айсылу"да Айсылу ролен башкарган Гөлназ Галимуллинаның ире буларак та билгеле шәхес дип әйтергә була. Рафил хатынының фильмнарда уйнавы белән генә риза булып калмыйча, үзе дә татарча "мини-фильмнар" төшерә. Аның аккаунтларындагы куелган иң кызыклы роликлар - "Нурания маҗаралары". Нурания апа - Рафилнең әнисе, Татарстанның Саба районы Түбән Шытсу авылында яши. Ул әнисен ашарга пешергәндә дә, автомобильдә утырганда да төшереп ала, сораулар белән азаплый. Әнисен видеога төшергәндә уңайсыз хәлгә дә куя кебек. Чөнки Нурания апа, Шытсу авылы халкына гына хас, "утырма инде, кит инде", "кыланып утырма" дип кенә җаваплый. Әниләргә, татар хатын-кызларына гына хас тыйнаклык инде бу.

Ә Рафил үзе бер дә әнисен кыен хәлгә куям дип уйламый:
- Хәзерге заманда бөтен татар апаларына да хас сыйфат димәс идем. Безнең Шытсу авылы халкына чыннан да хас сыйфат бу. Безнең халыкта оялу, кыенсыну дигән сыйфат бик көчле. Саба ягына концертлар белән кайткан җырчылар, мәҗлесләр үткәрүче тамадалар белән дә сөйләшәбез бу турыда. Арча ягында, мәсәлән, ошаган җырларына кушылып җырлый-җырлый кул чабалар, Кукмаралылар теләкләрен күп очракта шигырь юллары белән әйтә, мишәрләр кычкырып-сызгырып, көчле кул чабулар белән алкышларга, теләкләрен шулай җиткерергә мөмкин. Ә сабалылар, бигрәк тә, минем авылдашларым, шытсулылар концертларда тыйнак кына итеп кул чабып, мәҗлесләрдә "мин хатынга кушылам" дип кыска гына тәмамлый да куя.
Нурания апа әле бу көннәрдә Казандагы өч улының әле берсендә, әле икенчесендә кунакта йөри икән. Аның йорт эшләрен башкарганда, аш-су әзерләгәндә төшергән видеосюжетларны караганнан соң, күңел күтәрелә, елмаясы килә. Әллә ни мәгънәви тирәнлеге булмаса да, карале, бар кешедә дә шулай икән, дип куя аның аккаунтын карап баручылар. Нурания апа белән бергә "утын да ярасың", мантый да пешерәсең.

Lite версия #нураниямажаралары #рафильгалимуллин

Публикация от РАФИЛЬ ГАЛИМУЛЛИН (@rafilga)


Рафилнең әтисе Ризван абый да бик күңелле, җор телле.

- Авылга айга ике-өч тапкыр, атна уртасында кайтып киләм. Киләчәктә әти белән дә бәйле маҗаралар булачак, карап, күзәтеп барыгыз, - ди Рафил.

Рафилнең бу язмаларын кулланучылар төрлечә бәялиләр. Үтерәсең син Галимуллин!"дип мактаучылар да, "Бәйләнчек Рафил маҗаралары", диючеләр дә табылган. Әмма бер әйбер бәхәссез - Саба якларында "Нурания апа" интернет-мэмга әйләнгән.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев