Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөләйман хәзрәт белән булган вакыйга бүтән кабатланмасын дип дога кылырга гына кала – ТР мөфтие

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең II имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

"Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде. Без үзебез дә күп әйбердән ММЧ аша хәбәрдар, шуңа күрә бу мәсьәләдә сездән артыграк белмибез. Прокурор белән дә очраштым, әмма тәгаен генә беркем әйтә алмый. Тикшерү дәвам итә, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Безгә дога кылырга, бүтән мондый хәл кабатланмавын сорарга гына кала".

Сөләйман хәзрәтнең гарәп юлдашына килгәндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе Нәҗметдин белән алар Дубайда очрашкан булганнар. "Безнең сукырлар өчен Коръән бастыру проекты идеясе бар иде, әмма ул гамәлгә ашмады", - диде Татарстан Республикасы мөфтие.

Искәртеп узабыз, 2016 нчы елның 7 февралендә сәгать 10.00 да Сөләйман хәзрәтнең Мордовиядән Казанга чыгып китүе билгеле. Хәзрәт үзе генә түгел, иптәше белән "Toyota Corolla" машинасында булган. Дәүләт номерлары У071РЕ, 116 төбәк. Соңгы тапкыр аны Буада сәгать 14.30 тирәсендә күргәннәр.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2 нче өлеше "Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү") тикшерү дәвам итә.

Гөлнур САФИУЛЛИНА

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев