Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талантлы булуларын белмәүче балалар да бар

Татарстан районнарында эшләүче укытучылар өчен мастер-класслар оештырырга кирәк, дип белдерде ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор Илһам Байтирәк.

«Бәлки, үзендә композициягә талант булуын белмәүче балалар да бардыр. Әлеге талантны күреп үстерә белү мөһим. Композитор  Рәшит Кәлимуллин башлангычы белән без инде берничә ел республика районнарында дәресләр бирәбез. Мондый очрашуларда балалар татар классиклары һәм яшь композиторлар иҗаты белән таныша ала. Шуңа игътибар иттем: бер генә мәктәптә дә: «Карагыз әле, шушы баланың композициягә таланты бар», — дип әйтүче укытучы булмады, — дип белдерде композитор.

Фото: http://magarif-uku.ru

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев