Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге Ренат Еникеевны соңгы юлга озатты

13март көнне Ренат Еникеевның 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Озату мәрасиме Татарстан композиторлар берлегендә узды.

Татарстан җитәкчелеге РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Ренат Еникеевның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Композиторның кичә 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар имзалаган.

«Татарстан Республикасы җитәкчелеге зур югалту кичерә», - диелә кайгынамә текстында.

Ренат Еникеев хезмәт сөючәнлеге, иҗтимагый бурычка карата зур җаваплылык хисе, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте һәм яраткан эшенә фидакярләрчә хезмәт итүе белән башкалардан аерып торды. Аның Татарстан композиторлары арасында абруе зур иде.

«Талантлы музыкант һәм күренекле татар композиторы Ренат Әхмәт улы Еникеевның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

чыганак https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев