Татарстан полициясе такси йөртүче хатын-кызга һөҗүм иткән ир-егетне эзли (+фото)
«Хундай Солярис» автомобилендә такси хезмәте күрсәтүче 40 яшьлек хатын-кызга 35-40 яшьләр тирәсендәге ир-егет һөҗүм иткән.
Каза күрүче биргән мәгълүматлар буенча, 16 март көнне Казаннан Питрәч районына клиентны илткәндә, М-7 «Волга» трассасының 846 нчы чакрымында пассажир кинәт машина йөртүченең бугазына пычак терәп, машина ачкычларын бирүен таләп иткән. Хатын-кыз да куркып калмастан, һөҗүмчесе машинадан төшеп качып китәрлек каршылык күрсәткән.
Әлеге очрак турында Россия ЭММның Питрәч районы буенча бүлегенә таксиның диспетчерлык хезмәтеннән шушы ук көнне хәбәр алынган булган. Бу факт буенча РФ ҖКның 162 нче маддәсе 2 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
ТР буенча ЭЭМның Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе карап торышка 35-40 яшьләрдә булган 170-174 см буйлы чандыр гәүдәле ирне эзли. Һөҗүм иткәндә караңгы төстәге киемнәрдән (куртка, чалбар һәм ак язулы бейсболка) булган. Бу кеше турында мәгълүматы булганнарның Татарстан Эчке эшләр министрлыгына (843) 291-31-29, 8-9655-80-77-88 (Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) яки Россия ЭММның Питрәч районы буенча бүлегенә (Питрәч, Мелиораторлар ур., 40) (843) 291-29-34 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләре сорала, диелә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев