Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан президенты матбугат үзәгендәге айлык акчаны, Эльмира официант булып АКШта ике көндә эшли

Моңарчы Татарстан Республикасы президентының матбугат үзәгендә эшләгән 31 яшьлек Чаллы кызы Эльмира Заһидуллина, интервьюда АКШка ничек күченеп китәргә батырчылык иткәне турында сөйли. Аның сүзләре буенча, Нью-Йоркка килгәндә кесәсендә 77 доллар акча гына булган һәм ул барын да яңа баштан башлаган. //Челны ЛТД// Бу адымны ясарга ничек карар кылдыгыз? Һәркемнең үз...

Моңарчы Татарстан Республикасы президентының матбугат үзәгендә эшләгән 31 яшьлек Чаллы кызы Эльмира Заһидуллина, интервьюда АКШка ничек күченеп китәргә батырчылык иткәне турында сөйли. Аның сүзләре буенча, Нью-Йоркка килгәндә кесәсендә 77 доллар акча гына булган һәм ул барын да яңа баштан башлаган.

//Челны ЛТД//

Бу адымны ясарга ничек карар кылдыгыз?

Һәркемнең үз сәбәпләре. Мин моңа озак килдем. Гаиләм юк. Әти-әнием инде вафат. Күңел үзгәрешләр, сәяхәт һәм кануннарсыз, азат тормыш таләп итте.

Нью-Йорктагы тормышың турында ниләр әйтә аласың?

Баштагы өч айда Брайтон-бичтагы кафеда официант булып эшләдем. Бу минем тормышымда артка зур адым икәнлеген аңлый идем. АКШта күптәннән яшәүче курсташым ярдәм итте. Эшне биш көн буе эзләдем, чөнки Раштуа вакытлары иде: халык ял итә, бәйрәм итә. Һәр кафега, һәр кибеткә кереп эш сорый идем. Сораган бердәнбер әйберләре - эшләргә хокук бирүче документ. Әмма ул булмаса да ( туристлык визасы буенча килгәнгә ул минем үземдә дә юк иде) сезне эшкә алачаклар.

Түләү эш сәгатенә бәйле: кагыйдә буларак бер сәгатькә 8-12 доллар түләнә. Өстәп чәйлек акча да калдырсалар, нәтиҗәдә зур гына сумма чыга. Торыр урын табу шулай ук җиңел. "Вконтакте", "Фейсбук" социаль челтәрләрендә АКШта яшәүче руслар төркемнәре бар. Анда йортка кертәбез дигән игъланнар бик күп.

Алган акчаны сумнарга күчергәч, мондагы ике көнлек эш Казандагы бер айлык хезмәт хакына тиң икәнлеген аңлыйсың. Яшәү дә күпкә арзанга төшә. Түләүләр дә артык зур түгел. Официантның хезмәт хакына фатир гына түгел, ә өй арендалап була. Машина йөртү таныклыгын да монда алдым. Казанда һәм Чаллыда бу эшне болай җиңел генә башкарып чыга алмас идем. Аннан Volkswagen Beetle машинасын сатып алдым.

Соңрак Манхэттенда бариста булып эшләдем (сәгатенә 10 доллар). Көненә 6-10 сәгать вакытымны шунда үткәрдем. Атнасына 600 доллар тирәсе чыга иде. Дус кызым белән аена 600 доллар түләп бер фатирда яшәдек. Лимитсыз карта белән метрода йөрү атнасына 31 долларга төшә. Ашау-эчүне дә атнага бер ала идем.

Монда үзеңә күбрәк әйбер рөхсәт итә аласың. Татарстанда булганда президент аппаратында эшли торып, аяк киеме алырга акча җыя идем. Телефонны да кредитка алдым. Әйе, АКШта акылымны да, тәҗрибәмне дә, университет дипломын да эшкә җикмәдем. Әмма күпкә яхшырак яши башладым.

Син көткән могҗиза тормышка аштымы?

Көтмәгәндә рус милләтеннән булган бизнесмен белән таныштым. Аның шәхси ассистенты булып эшли башладым. Эшлекле сәяхәтләр, очрашулар, сөйләшүләргә йөрдем. Эллеккеге тормыш темпыма кире кайта башладым. Хәзер Лас-Вегастагы казинода менеджер булып эшлим. Калифорниядә яшим, мондагы менеджмент мәктәбендә укыйм. Атнасына 1700 доллар алам.

Мондагы ир-атлар рус кызларына (татар, мариларны алар белмиләр) шаккаталар, чөнки без үзебезне карыйбыз, күлмәкләр, биек үкчәле аяк киемнәре киябез, Америка хатын-кызларыннан аерылып торабыз. Монда килгәч кенә аңладым: Русия ирләре безнең кадеребезне белмиләр. Ашарга пешерәбез, өйне тәртиптә тотабыз, шул ук вакытта күңелләрен күрергә дә өлгерәбез, әмма алар тарафыннан рәхмәт сүзен ишетмибез диярлек. Ә АКШта һәр адым саен ирләр тарафыннан матур сүзләр ишетәм.

АКШтагы ир белән хатын мөнәсәбәтләренә килгәндә, монда икесенең дә акчалары аерым. Әйе, аларның өйне, балаларны карау өчен уртак бюджетлары бар, әмма кафе яки ресторанда һәркем үзе өчен түли. Бу еш очрый торган күренеш. Соңгы сүз хатын-кыз тарафыннан әйтелә. Әгәр өйләнешкән вакытта хатын эшләмәгән, өйдә бала караган, йортны тәртиптә тоткан икән, аерылышудан соң, ир балаларга гына түгел, тормыш иптәшенә дә алимент түли, чөнки хатын квалификациясен югалткан булып санала.

Ел буе чит илдә яшәдең. Русияне сагынасыңмы?

Дөресен генә әйткәндә, юк. Якыннарымны, туганнарымны һәм татар ашларын сагынам. Бик тә бәлеш, өчпочмак ашыйсым, чәк-чәк тәмен татыйсым килә. Әмма әлегә кире кайтырга җыенмыйм…

http://tatar-today.ru/2016/12/15721/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев