Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Думага сайлау алдыннан эфир вакытына җирәбә уйната

Һәр теле- һәм радиоканал агитация алып бару өчен 540 минут эфир вакыты бирә, ә басма массакүләм мәгълүмат чараларында 500дән артык мәкалә чыгачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан сәяси партияләргә сайлау алды агитациясе өчен түләүсез эфир вакытын һәм матбугат мәйданын бүлү буенча жирәбә уйната башлады. Җирәбә 16, 17 һәм 18 август көннәрендә оештырыла.

«Жирәбә вакытында телеканалларда түләүсез эфир вакыты, басма массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәйдан бер мандатлы округлар буенча теркәлгән барлык кандидатлар арасында тигез күләмдә бүленәчәк. Сайлау кампаниясенең барлык этапларында легитимлык — безнең өчен приоритетта», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Эфир вакыты «Татарстан» ДТРК, «ТНВ» һәм «Татмедиа» АҖ карамагындагы биш телеканалда һәм җиде радиостанциядә, шулай ук муниципаль каналлар арасында бүленә. Түләүсез матбугат мәйданын бүлүдә 86 республика һәм бер муниципаль газета катнаша.

Һәр теле- һәм радиоканал агитация алып бару өчен 540 минут эфир вакыты бирә, ә басма массакүләм мәгълүмат чараларында 500дән артык мәкалә чыгачак.

Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе этабы 21 августтан башлана һәм 17 сентябрьдә тәмамлана. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/16-08-2021/tatarstan-z-k-saylau-komissiyase-dumaga-saylau-aldynnan-efir-vakytyna-ir-b-uynata-5833979

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев