Татарстанда 2020 елда беренче булып малай туган
Яңалыклар

Татарстанда 2020 елда беренче булып малай туган

Бала 1 гыйнварда 00.01 сәгатьтә Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында дөньяга килгән.

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында беренче булып малай дөньяга килгән. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа елда беренче булып Казанда яшәүче гаилә ишәйгән.

Баланың авырлыгы 3566 грамм, буе 54 сантиметр.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев