Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта
Яңалыклар

Татарстанда 21 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, төнлә - явым-төшем күзәтелми, көндез исә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.


Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көнбатыш районнарда 10 градуска кадәр җылы булачак. Көндез - 21 градус җылы булуы көтелә.


Казанда төнге сәгатьләрдә - 9, көндез исә 20 градус җылы булачак.

http://intertat.ru



Нет комментариев