Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек товарлары сату буенча ярминкәләр башлана

Быел Казанда «Салават күпере» торак комплексында да беренче тапкыр авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак.

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча язгы ярминкәләр башлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Министрлыкның азык-төлек базары бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин искәрткәнчә, 30 март көнне Казан, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә («Яңа Тура» технополисы) авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Казанда ярминкә «Салават күпере» торак комплексында («Радужный» сәүдә үзәге янында), Авиатөзелеш районында - «Бәхетле» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы, 27) узачак.

Шулай ук сату мәйданчыклары Вахитов районында – К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары чаты янәшәсендәге мәйданчыкта, Киров районында - «Ягодная слобода» сәүдә үзәге янында, Яңа Савин районында - «Бәхетле» гипермаркеты янында (Х.Ямашев проспекты, 71а), Идел буе районында – Җиңү проспектындагы 48а йорты янында, Совет районында - «Казан» агросәнәгать паркы янәшәсендә (Аграр урамы, 2) һәм Липатов урамындагы 7нче йорт янында (Дәрвишләр бистәсе) урнаштырылачак. 

Моннан тыш, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату сигез чатыр мәйданчыгында (Беломорск һәм Гудованцев урамнары чаты, Дементьев урамы, 7, Ильич урамы, 1 йорт, 1 корпус (Юдино), Ш.Усманов урамы, 1, Академик Лаврентьев урамы, 10, Ю.Фучик урамы, 72, Зәкиев урамы, 12, Ломжа һәм Ю.Фучик урамнары чаты) оештырылачак.

Чаллыда ярминкәләр «Строитель» стадионы янындагы мәйданчыкта, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподром территориясендә узачак.

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 

Фото: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев