Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда балтырган үскән урыннарның электрон картасын булдырганнар

Куркыныч чүп үләне Арча, Биектау, Питрәч, Балтач һәм Лаеш районнарында иң күп мәйданны били.

2018 елда Татарстанда Сосновский балтырганын паспортлаштыру үткәргәннәр. Татарстан агросәнәгать геомәгълүмат системасында 250 паспорт ясалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына интервьюда Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко хәбәр итте.

«2018 елда Сосновский балтырганын паспортлаштыру үткәргәннәр. Аның таралу мәйданчыклары цифрлаштырылган. Татарстан агросәнәгать геомәгълүмат системасы программасы бар. Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре урыннарда балтырган котырып үскән мәйданнар картасын тутырган. Программада балтырган үскән районнарны күрергә мөмкин», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Елена Прищепенко сүзләренчә, 2011 елдан башлап Татарстанда ел саен Сосновский балтырганы таралуын күзәтәләр. «Безнең мәгълүматлар буенча балтырган биләгән мәйданнар 5 тапкыр арткан. Алга таба бу үләнгә каршы чаралар күрелмәсә, аның мәйданы артачак», – диде ул. 2018 елда үткәрелгән киңкүләмле тикшеренүләр вакытында Татарстанның 24 районында балтырганның массакүләм үсү урыннары ачыкланды, диде Елена Прищепенко.

Балтырган иң күп урынны биләгән мәйданнар Арча, Биектау, Питрәч, Балтач, Лаеш районнарында теркәлгән. Әмма Казанда да күп. Мисал өчен Коры елга, Тынычлык бистәсендә, шулай ук Миллениум күпере янында балтырган үсә дигән мәгълүмат бар. Быел Татарстан башкаласы буенча төгәл мәгълүмат булачак», – диде ул.

2012 елда Татарстан территориясендә балтырган 109 гектарга якын мәйданга таралган булган. 2018 елда үлән 536 гектар мәйданны биләгән.

  • Сосновский балтырганы – биек булып үсә торган үлән, кеше тәнен каты пешерә һәм яралар озак төзәлми.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев