Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат хатын-кызга ут төрткән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 41 яшьлек ир-ат - Юрий Томковка карата җинаять эше кузгатылган. Ул ут төртеп өйдәшен яндырырга теләгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, кичә - 17 майда, Тәтеш районындагы Алекин Аланы авылындагы бер йортта, исерек хәлдә булган Томков 48 яшьлек хатын-кызның өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын-кыз ут капкан киемен салып ыргыта ала һәм урамга йөгереп чыга. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртыла. Хәзер тәненең 65 %ы 2-3 дәрәҗәдә пешкән һәм шул ук дәрәҗәдә шок кичергән хатын-кыз Тәтеш хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята.
Хатын-кыз сүзләренә караганда, алар арасында низаг ир-атның эчүе аркасында чыккан. Моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган Юрий Томков гаебен танымаган, якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев