Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар
Яңалыклар

Татарстанда М7 трассасында өшегән ир белән хатынны коткарганнар

Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.

Татарстанда М7 трассасында бер парны коткарганнар – алар ватылган автомобильдә туңып утырган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.


Кичә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында «Лада» җиңел машинасы ватылуы турында хәбәр алынган. Автомобильдә 49 яшьлек ир-ат һәм 46 яшьлек хатын-кыз булган, алар туңып утыруларын әйткән һәм ярдәм сораган.


Чакыру буенча килгән 5нче зона коткаручылары кешеләрне үз автомобильләрендә җылыткан, ә аннан соң ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.  

Фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев