Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда полиция хезмәткәре тоткарланучыны җәзалауда шикләнелә

Әлмәт районында 29 яшьлек элекке полиция хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре вазифаи вәкаләтләрен арттырып башкаруда шикләнелә.

Зыян күрүче якның мәнфәгатьләрен кайгыртучы хокук саклау оешмасы хәбәр итүенчә, быелның 8 февралендә караклыкта шикләнелеп тоткарланган кешегә карата полициянең оператив хезмәткәре электрошокер белән җәзалаган. 26 яшьлек зыян күрүче тән җәрәхәтләре дә алган.

Республика прокуратурасы, җинаять эше урынлы ачылган, дип тапкан. Ә 29 яшьлек хезмәткәрне полиция сафларыннан чыгарганнар. Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев