Татарстанда табиблар тугыз яшьлек малайны лейкоздан коткарган
Белгечләр өр-яңа препаратлар кулланган
Татарстанда табиблар, өр-яңа препаратлар кулланып, тугыз яшьлек малайны кискен промиелоцитар лейкоздан коткарган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бала хастаханәгә авыр хәлдә баш мие эчендәге кан саву, баш мие шешүе, эчәк тромбозы һәм перитонит аркасында кергән, медиклар Россиядә элек кулланылмаган инновацион препаратларны кулланырга карар кылган.
Дәвалана башлаганнан соң бер ай үткәч, малайда ремиссия башлана. 2025 елда ул баш сөяген торгызу буенча операция кичерә, ә 2026 елда - эчәклекне. Хәзер бала тулысынча сәламәт: укый, спорт белән шөгыльләнә һәм актив тормыш рәвеше алып бара.
Татарстан табибларлары моңа кадәр Россиядә беркем дә эшләмәгән операция ясауга ирешә һәм премияга ия була.
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев