Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, таләпләр үтәлмәгәндә 500 меңгә кадәр штраф көтә

15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" .

Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.

«Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте Сергей Сергеев.

Ул узып баручы елда республикада 570 янгын чыгуын, аларда 70 кеше үлүен,49 кешенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын искә төшереп узды. Янгыннардан килгән матди зыян 24 миллион сум булган

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев