Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тик торганда мендәр ишелеп төшсә, кунак килә (сынамышлар, сынап карыйк)

Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.


Идәнгә пычак төшсә - ир кунак килә.

Иләк аша карасаң, киявең шадра була.

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.

Йорттан кеше юлга чыкса, ул китү белән идән юмаска кирәк - юлы уңмас.

Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.

Караңгыда ашама - киявең карак булыр.

Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.

Кашык белән уйнаган бала каршы була.

Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.

Кеше кулыннан энәне тотып алма - дошманлашырсың.

Кеше турында сөйләгәндә үзе килеп керсә, «озын гомерле булырсың» диләр.

Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр.

Киемнең сул ягын кисәң, шатлык була.

Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.

Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чыгып китә, ди.

Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.

Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.

. Көянтә аркылы атлап чыксаң, «кыярак» дигән шеш чыга.

Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.

Матча турына ятсаң, саташасың.

Тик торганда мендәр ишелеп төшсә, кунак килә.

Мич шауласа, яхшы хәбәр килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев