Тимершыкка да Кыш Бабай килде
Тимершык авылында яшәүче Альбина һәм Айдар Хантимеровлар ел саен авылдашларын "Урам Яңа елы" үткәреп шатландыралар. Быел әлеге чара инде 4 тапкырын үткәрелде. Балалар белән бергә олылар да рәхәтләнеп күңел ачты, лотерея уйнатылды, Кыш бабай һәм әкият геройлары белән чыршы тирәли әйләнделәр, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан Голҗиһан әбинең мич коймагы белән тәмләп...
Тимершык авылында яшәүче Альбина һәм Айдар Хантимеровлар ел саен авылдашларын "Урам Яңа елы" үткәреп шатландыралар. Быел әлеге чара инде 4 тапкырын үткәрелде. Балалар белән бергә олылар да рәхәтләнеп күңел ачты, лотерея уйнатылды, Кыш бабай һәм әкият геройлары белән чыршы тирәли әйләнделәр, конкурсларда катнаштылар. Соңыннан Голҗиһан әбинең мич коймагы белән тәмләп чәй эчү оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев