Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән 1 миллионнан да кимрәк бәягә машина алып булмаячак

Тиздән Русия автосалоннарында бәясе 1 миллионнан да арзанрак булган машиналар калмаячак.

Бу хакта fishki.net сайты яза. Машина җитештерүчеләр, НДС артканга, бәяләрне арттыра башлаган. Әйтик, бюджетлы саналган Lada Vesta белән Hyundai Solaris модельләренең бәяләре 1 млн сумны узган. «Автостат» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Cadillac – 60-300 мең, Porsche – 186-648 мең, Hyundai – 8-65 мең, Mitsubishi – 20–64 мең, «АвтоВАЗ» – 15-25 мең, Citroen – 20-100 мең, Peugeot –20-80 мең, Renault – 15-38 мең, Lifan 30 мең сумга арткан.

Экспертлар фикеренчә, бәяләрнең алга таба үсеше дәвам итәчәк. Ел нәтиҗәләре буенча автомобильләрнең бәясе 7% ка күтәреләчәк.

Фото: https://pixabay.com | GoranH

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев