Тизлекне үлчи торган «Автодория» камераларын файдаланудан баш тарттылар
Яңалыклар

Тизлекне үлчи торган «Автодория» камераларын файдаланудан баш тарттылар

Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар. (Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Казанның «Автодория» компаниясе (аның хуҗаларыннан берсе - Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровның хатыны) һәм Мәскәүнең юл хәрәкәтен оештыру үзәге арасында төзелгән килешүнең вакыты чыкты һәм ул озынайтылмады», - дип яза «Коммерсантъ» үз...

Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). «Казанның «Автодория» компаниясе (аның хуҗаларыннан берсе - Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровның хатыны) һәм Мәскәүнең юл хәрәкәтен оештыру үзәге арасында төзелгән килешүнең вакыты чыкты һәм ул озынайтылмады», - дип яза «Коммерсантъ» үз чыганакларына сылтама белән.
Башкала мэриясендә билгеләп үтүләренчә, компаниягә карата шелтәләр юк, кагыйдәләрне теркәү технологияләренә дә тел-теш тидереп булмый, әмма хәзер башка җитештерүчеләрнең камераларын файдаланачаклар.
Шунысын да искәртик: комплексларны җитештерүче «Автодория» җәмгыяте Татарстанда урнашкан. Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.

Нет комментариев