Әтнәдә үлемгә китергән һәлакәт
Яңалыклар

Әтнәдә үлемгә китергән һәлакәт

"Әтнә-Күәм" юлының "Ашыт" күпере өстендә күптән түгел генә җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешә.Мотоциклчы урында ук җан бирә. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, мотоциклчы борылышка сыеша алмаган, һәм каршыдан килүче җиңел машинага бәрелгән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган, мотоциклны 5-6 метр артка, ә аның йөртүчесен 10-15 метр алга алып бәргән. Җиңел машинаның...

"Әтнә-Күәм" юлының "Ашыт" күпере өстендә күптән түгел генә җиңел машина һәм мотоцикл бәрелешә.Мотоциклчы урында ук җан бирә.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, мотоциклчы борылышка сыеша алмаган, һәм каршыдан килүче җиңел машинага бәрелгән. Бәрелү шул дәрәҗәдә көчле булган, мотоциклны 5-6 метр артка, ә аның йөртүчесен 10-15 метр алга алып бәргән. Җиңел машинаның да капоты шактый җыерылган.

Бик кызганыч, әйтүләренчә, башка районнан булган мотоциклчы егет туган көнендә вафат булган. Авария урынында әлеге вакытта тикшерү бара.

http://www.atnya-rt.ru


Нет комментариев