ТР мөселманнары Диния нәзарәте чаралары Рамазан аенда онлайн-форматта узачак
Дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, килеп туган эпидемиологик шартларда, тапшыру һәм лекцияләр социаль челтәрләрдә һәм сайтларда трансляцияләнәчәк.
Рамазан аенда массакүләм чаралар һәм лекцияләр онлайн-форматта узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов хәбәр итте.
«Татарстан Диния нәзарәтенең Рамазан аена планлаштырылган барлык социаль чаралары онлайн режимда, шулай ук мөфтинең мәгълүмати ресурсларында: сайтларда, социаль челтәрләрдә, „Хозур ТВ“ мөселман телеканалында һәм „Азан“ радиосында узачак», — дип аңлатты Хәсәнов.
Рус һәм татар телләрендә Изге ай турындагы программалар трансляцияләнәчәк. Беренче онлайн-лекция бүген, 15 апрельдә, 15.00 сәгатьтә туры эфирда узачак. Спикер булып ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы, Казан казые вазифаларын башкаручы Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр аңа сораулар бирә алачак.
Шулай ук туры эфирда ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабы уйнатылачак.
Фото: Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев