Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң зыян күрүчеләргә ярдәмгә Казаннан һәм Чаллыдан 6 медицина бригадасы килде.
Ведомствода аңлатуларынча, вакыйга урынына Республика клиник хастаханәсеннән һәм Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән мультидисциплинар бригадалар юлланган. Эшне оештыруда шулай ук Чаллының 5 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригадасы катнаша.
Түбән Кама район үзәк хастаханәсе базасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен оператив штаб төзелгән, анда медицина ярдәме күрсәтү процессы координацияләнә.
Чыганак: Татар информ
Фото: Татар информ
Нет комментариев