Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләмәүчеләргә – пеня

Билгеле булганча, 1 декабрьдә, җир, милек һәм транспорт салымнарын түләү срогы чыкты һәм түләргә өлгермәүчеләргә пеня исәпләнә башлады.

Салымнар түләү торышы буенча Саба районы республиканың уртача күрсәткечләреннән югары нәтиҗәләргә иреште. Аерым алганда, 10 декабрьгә транспорт салымын физик затларның 83,7 проценты, милек салымын - 95,4, җир салымын 87,5 проценты түләде. Шушы процентлар эченә керми калган физик затларга пеня исәпләнә башлады һәм ул көн дә арта барачак. Шуңа күрә 1 декабрьгә кадәр өлгермәгәннәргә дә салымнары мөмкин кадәр тизрәк арада түләргә кирәк. Көтелгән яңалыкларга килгәндә, 2017 елның 1 гыйнварыннан пенсия фондына иминият кертемнәре белән идарә итү дә салым хезмәтенә күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев