Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вейпларны тыю тәкъдимен хуплаганнар

Роспотребнадзор вейпны (электрон сигарет) закон дәрәҗәсендә тыю тәкъдимен хуплаган. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Россиядә аны тулысынча тыю тәкъдиме белән чыккан булган.

“РИА Новости” хәбәренә караганда, Володин кушуы буенча булдырылган эш төркеме якын араларда электрон сигаретны үсмерләргә сатуны тыю һәм аның әйләнешен җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләячәк.
Моңа кадәр никотинлы әлеге продукцияне җитештерүдә күп кенәә кимчелекләр ачыкланган. Аның составында хушбуй, чистартучы, һавага хуш ис таратучы матдәләр, кычыну талпаннарына каршы препаратлар табылган. Белгечләр бу матдәләрнең сәламәтлеккә зур зыян китерүен кисәтә.

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев