Яңа ел ялларында Казандагы муниципаль парковкалар бушлай эшли
Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында урнаштырылган.
Казанлылар муниципаль парковкалардан 8 гыйнварга кадәр бушлай файдалана алачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чараларына, шул исәптән Черек күлдәге чыршыны күрергә килгән казанлылар һәм башкалабыз кунакларына бу көннәрдә парковка өчен түләү мәсьәләсендә борчылмаска да була.
Әлеге «акция» шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 2019 ел дәвамында башка бәйрәм көннәрендә дә (23 февраль, 8-9 март, 1-4 май, 9-11 май һ.б.) үткәрелә.
Уңайлы муниципаль парковка мәйданчыгын «Казан паркингы» сайтында табарга мөмкин.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев