Яңа елда Саба тудыру бүлегендә беренче булып кыз бала дөньяга килгән
Яңалыклар

Яңа елда Саба тудыру бүлегендә беренче булып кыз бала дөньяга килгән

1 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган бу кызчыкның авырлыгы 2 кило 800 грамм. Шәмәрдәндә яшәүче Хәлиловларның тәүге сабыйлары. Нәнигә Нәргизә дип исем сайлаганнар. Әни дә бала да үзләрен яхшы хис итә, яңа ел ялларыннан соң өйгә кайтырга әзерләнәләр. 4 гыйнвар көне Сабада яшәүче Ситдиковлар да Сабаның тудыру бүлеге шәфкать ияләре...

1 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган бу кызчыкның авырлыгы 2 кило 800 грамм. Шәмәрдәндә яшәүче Хәлиловларның тәүге сабыйлары. Нәнигә Нәргизә дип исем сайлаганнар. Әни дә бала да үзләрен яхшы хис итә, яңа ел ялларыннан соң өйгә кайтырга әзерләнәләр. 4 гыйнвар көне Сабада яшәүче Ситдиковлар да Сабаның тудыру бүлеге шәфкать ияләре ярдәме белән кыз бәбиле булганнар. Сабыйга бик матур исем кушарга ниятлиләр- Сәидә. Бәхетле, озын гомерле , әти-әниләренә игелекле сабыйлар булсыннар!


Нет комментариев