Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: «Үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз!»

Малахов тапшыруы аша улына әти-әни эзләгән, яман чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова, ВКонтакте төркемендә яңа постлар урнаштырган. Бу юлы, 27 мартка билгеләнгән операция турында хәбәр итеп, аның ничек узуын язган, фотолар керткән.

27.03.19, 8:55

«Кадерле дусларым, язылучыларым! Озак язмаганга гафу итегез (табибларга йөгердем, анализлар бирдем)… Бүген мин хастаханәдә, операциягә әзерләнәм. Кадерлеләрем, барысы да уңышлы узсын өчен, үтенеп сорыйм, минем өчен дога укыгыз! Операциядән соң, һичшиксез, язармын. Рәхмәт сезгә, минем кадерле дусларым!», дип язган Айгөл иртә белән.

27.03.19, 13:53

«Дусларым минем! Операция уңышлы узды! Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә!», дип уртаклашкан Айгөл операциядән соң.

27.03.19, 20:06

«Рәхмәт сезгә теләкләрегез, ярдәмегез, догаларыгыз өчен. Мин аларны тойдым һәм үземне яхшы хис итәм! Яратам сезне!», дип рәхмәтләрен белдергән Айгөл Фазыйлова.

Фото: https://vk.com/club159580236

https://vk.com/club159580236

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев