Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь гомерне алып киткән АВАРИЯ [+фото]

Шоферлар, канатлары булса, галәмгә үк менәрләр иде. Ник үзләренең туры җирдән йөрүләрен оныталар икән? Яшь егеткә яшисе дә яшисе иде бит әле...

Әлеге авария 26 нчы апрель көнне Балтач-Казан юлында булган. Лада «Ларгус» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм, нәтиҗәдә, «Нива», Шевроле «Авео» машиналары белән бәрелешкән. Ике кеше зыян күргән, шуның берсе Лада «Ларгус»ның йөртүчесе. Авариядә 1996 нчы елгы егет һәлак булган.

Яшьләй арабыздан киткән егетнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. ходай Сезгә сабырлык бирсен!

Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Бер минутка гына туктап, уйлагыз әле: ашыгып, үзегезне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына куймыйсызмы икән? Ашыгып гүргә кергәнче, ашыкмый гына өйгә кайту мөһимрәк тоелмыймы?

http://baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев