Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Явлаштау, Килдебәк, Лесхоз, Шәмәрдән авыл җирлекләрендә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата беркетмә төзелде

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 1 бүлеге 5.35 нче маддәсе нигезендә, спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, бала тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата 10 материал тикшерелде. Шуның дүртесе Сабадан булып, шулай ук Явлаштау, Килдебәк, Лесхоз, Шәмәрдән авыл җирлегендә...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 1 бүлеге 5.35 нче маддәсе нигезендә, спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле, бала тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата 10 материал тикшерелде. Шуның дүртесе Сабадан булып, шулай ук Явлаштау, Килдебәк, Лесхоз, Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүчеләргә РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан беркетмәләр төзелгән. Эчкечелек сәбәпле комиссиягә чакырылган административ хокук бозучыларның дүртесе хатын-кыз, ягъни ана булуы бик аяныч. Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүченең балигъ булмаган улы 22.00 сәгатьтән соң чит авылда җәмәгать урынында сыра эчкән хәлдә тоткарланган булуы сәбәпле, ана кешегә берьюлы ике беркетмә төзелгән. Улының тискәре гамәле гаилә казнасына 1100 сум зыян китерде. Улы наркологка профилактик учетка куелды. Шулай ук Сабада яшәүчегә карата опека һәм попечительлек бүлегеннән алынган гариза тикшерелеп, ана кешенең билгеле вакыт эчендә уңай якка үзгәрүе сәбәпле, әлегә кадәр приютта тәрбияләнгән балаларын гаиләгә кайтару мәсьәләсе уңай хәл ителде. Сабада яшәүче күп балалы ананың даими эчкечелек белән шөгыльләнгән өчен ана хокукыннан мәхрүм итү буенча материалны судка әзерләргә дигән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев