Явымсыз, җылы көн көтә
Яңалыклар

Явымсыз, җылы көн көтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 27 апрельдә, явым-төшемсез, кояшлы көн хакимлек итәчәк.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 18 градус җылы булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә - 7, көндез 17 градус җылы.

28 апрельгә каршы төндә дә явым-төшем көтелми, 1 градус җылы булачак.

http://intertat.ru


Нет комментариев