Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнү – түгел сөйләнү [тормыш хәле]

19 яшьлек кызымны кияүгә сорап килгәч, каршы булдык. Ирем дә, мин дә беләбез инде балабызның егет белән йөрешкәнен. Егет тыйнак кына, безгә кергәч исәнләшми калмый. Өйдә генә утырдылар, капка төбеннән ерак китеп йөрмәделәр, егетнең үз-үзен тотышына карата тел-теш тидерерлек түгел. Бер-берсен яраталар кебек күренә. Аларның йөрешүенә каршы булмадык. Яшьлек бер...

Аралашудан тыйган кеше юк бит, иң рәхәт чаклары, гаилә йөге тартырга җитешерләр", - дидек. Әмма егет тә, ата-анасы да бик каты тордылар инде. Егет: "Яратам, бүгеннән өйләнәсем килә", - дисә, кодагый: "Тимерне кызуында сугарга кирәк", - диде.
Бер яктан уйлап карасаң, дөресе дә шул инде. Бер кызган баштан кавыштырмасаң, аннары соң булуы мөмкин. Белемле, эшендә зур үрләр яулаган, әмма ялгыз кызлар, ялгыз егетләр бихисап бит. Акыл кергәч, соң булуы да бар. Кызым да егетенә кияүгә китәргә бик риза инде. "Без бер-беребезне яратабыз, ник вакыт әрәм итәргә?" - ди. Шулай итеп, барысы берьюлы безне эшкәртергә тотындылар. Өзмиләр дә, куймыйлар! Ярый, ирем белән уйлаштык та, каршы булмавыбызны әйттек. Чыннан да, теләкләре бар икән, яраткан ике йөрәккә ничек каршы барасың. Аллам сакласын, аннары "сез генә риза булмадыгыз" дип үпкәли күрмәсеннәр, дидек. Әмма бер шартыбыз бар иде: кияү ягы кызыбызның укуына каршы булмый. Бала-чага табып, көндәлек тормышка чуму озак түгел. Әмма тормышны да алып барырга кирәк бит. Эшкә урнашыйм дисәң, белем кирәк. Дипломсыз алмыйлар хәзер, элеккеге чаклар кебек танышлык белән генә кереп утыра алмыйсың. Әле дипломлы белгечләр дә эшкә урнаша алмыйча аптырап йөри, кая ди ул!
Егет ягы бик теләп ризалышты инде. Кода-кодагыйлар: "Бөтен чыгымнарны үзебезгә алабыз, риза-бәхил генә булыгыз", - диделәр. Шулай итеп, бер уйламаган җирдән туй мәшәкатенә чумдык: кыска гына вакыт эчендә өйгә ремонт ясаттык, кунаклар дәштек, күпләп-күпләп ризык, күчтәнәчләр алып куйдык. Кода-кодагыйлар да шул көннән тынычлык югалтты инде. Алар да каты әзерләнделәр, чакырыласы туган-тумача, дус-ишләр исемлеге барланды. Аллага шөкер, балаларыбызның тормышы бик матур башланып китте. Без дә кулдан килгәнчә булышып торабыз, шалтыратышмыйча калган көн юк. Әмма укуна килеп терәлгәч, конфликт булмый калмады шулай да. Былтыр, ярый, өйләнешү ыгы-зыгысы белән кичектерелде инде. Кызымның эшендә дә тыгыз булды. Әмма быелдан да калмый керергә кирәк бит инде. Мин барысына да гел шушы сүзне сөйләп торам, онытылмасыннар әле, дим. Кызым белән кияү бераз-бераз акча да җыйгалап торалар инде. Уку бушка түгел бит, семестр саен түләргә кирәк. Ә менә кода-кодагыйлар алдан биргән вәгъдәләрен кичектереп торырга кушалар. Янәсе, әйдә, башта фатирлы итик әле, диләр. Балалар әлегә алар белән бергә яшиләр. Аларны башка чыгару кирәк ул, мин килешәм. Әмма ипотека түли башлаган кешедә уку кайгысы калмаячак бит! Якынча 20 ел кредит түләсәләр, укырга кырыкта керәчәк дип әйтмәкчеме болар? Мин кодагыйның әлеге фикере белән килешмим, үзенә дә әйттем, мин каршы, дидем. Әлегә балалары юк, башта укып белем алсыннар, фатир мәсьәләсе торып торсын, дидем. Яңалык түгел бит, кияүгә дә шул шарт белән генә бирдек. Каян чыгып башкача сөйләргә кирәк? Безнең бик ачу чыкты инде. Бүлешеп түләү шарты белән быелдан да калмый керәчәк, дип сөйләшеп калдык инде. Менә ышанып кияүгә бир син кызны! Сүзендә тормаган кешеләрне сөймим мин. Әйттеңме - үтә. Өйләнү - түгел сөйләнү ләбаса!

https://vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев