Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный

Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә уңыш казанган яшьләргә бирелә.

“Алтын битлек” театр премиясеннән соң Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясен бирү Җәлил премиясенең дәрәҗәсен күтәрү дип саный Йолдыз Миңнуллина. Бу хакта ул "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышлап “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәлки хәзер Муса Җәлил премиясен “Алтын битлек” алганнан соң гына бирергә кирәктер. Бу милләт өчен үсеш. Ә Тукай премиясен Нобель премиясеннән соң гына бирергәдер. Милләтне шулай үстерергәдер”, - ди Йолдыз Миңнуллина.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев