Йомырканың файдасы
Йомырка кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы.
Йомырканы салкынча урында яисә тоз эчендә сакларга кирәк.
Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; күкрәкне, үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы - таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.
Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы - йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.
Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев