Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Юл бирегез, велосипедчылар килә!

Бүген, 17 апрельдә, Казанда велосипедчылар сезоны ачыла. Шул уңайдан башкаланың кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә.

Чикләүләр велоузыш үткән вакытта - 10:00-11:00 сәгатьләрдә кертелә. Шулай итеп, Җиңү паркыннан Ямашев проспекты буенча (Ибраһимов проспектына таба), Ибраһимов проспекты буенча (Ямашев проспектыннан үзәккә таба), Декабристлар урамы буенча (Чистай урамыннан алып үзәккә таба Батурин урамына кадәр), Кремль яр буе, Батурин урамнары буенча, Дзержинскийдан алып "Черек күл"гә кадәр транспорт хәрәкәте өчен уңайсызлыклар тудырылачак. Шуңа да бу урамнарга керми тору хәерлерәк булачак.
Чараны үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен саклаячаклар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кизү торачак, дип хәбәр итәләр Башкарма комитеттан.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев