Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әзербайҗанга барабызмы? [+фото]

Россия туристлары өчен Төркия һәм Мисыр курортларын Әзербайҗан алмаштырырга әзер, дигән хәбәр таралу белән, бу илгә актив рәвештә реклама ясала башлады. Шул уңайдан мин дә бу илгә игътибарымны юнәлдердем. Төркия белән Мисыр ябык, Европа кыйммәт - чынлап та, ник үзебезнең мөселман кардәшләрдә кунак булмаска, ди әле?

Әзербайҗан турында нәрсә беләбез соң? Европа һәм Якын Көнчыгыш «кушылган» бу ил Каспий диңгезе белән юыла - бусы география фәненнән, нефть-газга бай ил - бусы гәҗитләрдән, монда Евровидение, Формула-1, Европа уеннары-2015 кебек грандиоз чаралар еш узып тора - бусы телевизордан. Әллә ни күп тә түгел икән.
Россия туристларында Әзербайҗанга керү өчен «загранпаспорт» булу мөһим. Әгәр илдә 90 көнгә кадәр булырга планлаштырсаң - Россия гражданина виза алу кирәк түгел. Акча мәсьәләсенә килгәндә, Әзербайҗанда манат дигән акча берәмлеге әйләнештә йөри. Тәҗрибәле туристлар белдергәнчә, үзең белән безнең акчаны да алырга мөмкин: аны теләсә кайсы банкта манатларга алыштырырга була.
Фотодан аңлашылганча, 1000 сумга 22,2 манат бирәчәкләр
Ләкин хәзерге заманда банк карталары белән түләү популяр. Интернетта табылган хәбәрләр буенча, "рублевый" карталарны анда куллану бернинди кыенлык тудырмый. Бу карталар белән түләп тә, алардан акча салдыру да мөмкин. ВТБ һәм «Сбербанк»ның VISA карталарыннан комиссиясез дә акча салдырырга мөмкин.
Әзербайҗанга сәяхәт өчен иң кулай вакыт сентябрь ае санала. Яр буенда эсселек кими төшкән, күптөрле тәмле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр яңа өлгергән вакыт...
Әзербайҗан чит телләрне белмәүчеләр, чит илдә минем кебек "ымнар" белән генә аралашучыларга бик кулай ил булып чыкты бит әле. Чөнки монда барлык кеше русча аңлый һәм сөйләшә диярлек. 35-40 яшьлек теләсә кайсы кешегә русча мөрәҗәгать итәргә була - ул, һичшиксез, сезне аңлаячак, дип ышандыра анда булган кайбер туристлар.
Истә тотыгыз:
Әгәр фамилиягез әрмәнчә икән - Әзербайҗанга юл ябык. Әгәр чит ил паспортыгызда Әрмәнстанда булу турында билге булса - шулай ук бу илгә керү белән бәйле кыенлыклар булырга мөмкин. Фамилияләре -ян кушымчасына тәмамланса да, Әрмәнстан белән бернинди бәйләнеше булмаган кешеләрнең илгә кертелмәү очраклары билгеле. Шулай ук Әрмәнстан аша поезд белән керүчеләргә чикне узганда тентү ясап әрмән коньякларын һәм әрмән хәнҗәрләрен конфискацияләү очраклары билгеле. Бу вакыйгалар Әзербайҗанның Әрмәнстан белән булган күптәнге конфликтына бәйле.
Күптән түгел генә Таулы Карабахны кабат "бүлешү" башлануга карамастан, туристларны монда тыныч һәм куркынычсыз дип ышандыралар.
Билетларга килгәндә, Казаннан Бакуга туры авиарейс юк, Мәскәү аркылы бару уңайлы. Кунакханәләр Бакуда күпсанлы, кайбер кунакханәләрнең бәяләрен һәм сервисын хәтта Европа белән чагыштыручылар да байтак.
Әзербайҗанлыларның кунакчыл булуларын исәпкә алсаң, каучсерфинг ысулы белән куллану да кулай, минемчә. Аз акчалы сәяхәтчеләргә Бакуда хостел ише арзан урнашу урыннары да байтак.
Әзербайҗан кешеләре бик кунакчыл, дип язалар. Кунакка, чәйгә, гаиләсе белән таныштырырга чакырсалар, кире кагу яхшы түгел. Чакыруны кабул итмичә аларны хәтта үпкәләтергә дә мөмкин, ди.
Әзербайҗанга баручылар бер авыздан сый-хөрмәтне, милли ризыкларны мактыйлар. Баллы сый-нигъмәт һәм ит ризыклары - телеңне йотарлык, дип язалар бөтене җирдә. Чәйне башта эчәсең, аннары кайнар ризыклар китерәләр. Порцияләр - зур. Аш-су күп очракта сарык итеннән, аны Әзербайҗанда һәр туклану урынында әзерлиләр. Җирле табында күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш, соуслар, сөтле ризыклар, сыр - милли аш-су гаять бай! Пылаунын гына төрләрен санарга куллардагы бармаклар җитми, диләр. Каспий буенда булу уңаеннан диңгез ризыкларын да авыз итеп карау мәҗбүри, минемчә.
Әзербайҗан шулай ук үзенең шәраблары һәм нар (гранат) согы белән данлыклы. Ноябрь башларында ел да гранат фестивале уза - анда ясалган сок бездәгесе белән бернинди чагыштыруга да бармый, дип сөйлиләр.
Бакудагы такси хезмәтенә аерым тукталырга кирәк. Әзербайҗанның рәсми такси хезмәте - Лондоннан кайтарылган, «счетчик» белән эшли торган шәмәхә төсле кэблар. Бу - Әзербайҗан транспорт министрлыгының үзенчәлекле проекты. Пассажир һәм туристны тәрәзә аера, йөртүче микрофон аша сөйләшә, шулай ук бу машиналарда бала коляскалары һәм инвалидлар өчен пандус та каралган. Шәһәр буенча таксида бер бару уртача 5 манатка чыгачак.
Әзербайҗанда иң төп истәлекле урын - диңгез буенда урнашкан башкаласы Баку. Аның Иске шәһәр архитектурасына сокланып көннәр буе йөрергә мөмкин. Баку кичен мең төрле утлар астында кала: һәр бина фасадлары диярлек үзенчәлекле матур итеп яктыртыла, кичке Баку үзенә күрә бер төрле күңел ачу пункты булырга тиеш минемчә. Бакуда яшәүчеләр туристларны шәһәрдә кичен дә тыныч һәм куркынычсыз дип ышандыра. "Бриллиантовая рука" киносы төшерелгән урыннар буенча узарга була. Фонтаннар, "Кечкенә Венеция", фуникулер - вакытны күңелле һәм файдалы уздыру өчен монда мөмкинлекләр байтак.
Бакудагы такси хезмәтенә аерым тукталырга кирәк. Әзербайҗанның рәсми такси хезмәте - Лондоннан кайтарылган, «счетчик» белән эшли торган шәмәхә төсле кэблар. Бу - Әзербайҗан транспорт министрлыгының үзенчәлекле проекты. Пассажир һәм туристны тәрәзә аера, йөртүче микрофон аша сөйләшә, шулай ук бу машиналарда бала коляскалары һәм инвалидлар өчен пандус та каралган. Шәһәр буенча таксида бер бару уртача 5 манатка чыгачак.
Әзербайҗанда иң төп истәлекле урын - диңгез буенда урнашкан башкаласы Баку. Аның Иске шәһәр архитектурасына сокланып көннәр буе йөрергә мөмкин. Баку кичен мең төрле утлар астында кала: һәр бина фасадлары диярлек үзенчәлекле матур итеп яктыртыла, кичке Баку үзенә күрә бер төрле күңел ачу пункты булырга тиеш минемчә. Бакуда яшәүчеләр туристларны шәһәрдә кичен дә тыныч һәм куркынычсыз дип ышандыра. "Бриллиантовая рука" киносы төшерелгән урыннар буенча узарга була. Фонтаннар, "Кечкенә Венеция", фуникулер - вакытны күңелле һәм файдалы уздыру өчен монда мөмкинлекләр байтак.Әлегә кадәр барлык пунктлар буенча да тик мактау сүзләре яудырган туристларның пляж турында фикерләре каршылыклы булып чыкты. Баку - зур сәнәгать шәһәр. Барлык булган пляжлар шәһәрдән әллә ни ерак түгел. Шулай да су һәм ком күренү белән диңгезгә чуму теләге уянмый. Пляжлы ял яратучыларга шәһәрдән читтәрәк курортларны сайларга гына кала. Түләүле һәм түләүсез пляжлар купсанлы, дип ышандыралар әзербайҗанлылар үзләре. Шәһәрдән читтә булу сәбәпле, чиста сулы һәм йомшак комлы пляжларда исә инфрастуктура юк, дип уфтанучылар да бар.
Бүләккә Әзербайҗаннан җирле шәраб, Әстерхан чикләвегеннән, фейхоа яки инжирдан ясалган кайнатма (варенье), гранат суы, шулай ук Бакуның баллы тәм-томнарын, хәлвә алып кайтырга була.
Тулаем алганда, Әзербайҗан - сәяхәт итү өчен куркынычсыз һәм уңайлы ил. Иң мөһиме: җирле халык белән Таулы Карабах хакында, сәяси вәзгыять турында артык сүз куертмаска киңәш итәләр - бу тема һәр әзербайҗанлы өчен "авырткан урын" булып кала бирә.
Әзербайҗанга барабызмы? Әйтелгәннәрне искә алып, уңай һәм тискәре якларын уйлап, һәркем үзенчә җавап бирә. Миңа калса, архитектура белән сокланып күп җәяү йөрергә яратучыларга, тәмле ашарга яратучыларга, берничә көнгә генә кыска яллар вакытында барып кайтырга мөмкин. Пляжда көннәр буе чын мәгънәсендә ятып ял итүчеләр өчен анда күңелсезрәктер, дип уйлыйм. Ләкин үзем өчен, бигрәк тә балалар өчен, Әзербайҗанны пляжлы ял итү варианты итеп карамас идем.
Алсу Хөснетдинова
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев