Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зиратларны чиста хәлдә тотыйк

Яз җитеп, җирләр кипшерә башлагач, халык беренче эш итеп зиратларга юнәлә. Мәрхүм булган якыннарының, туганнарының каберләрен зыярәт кылып кайтмыйча, гадәттә, зур эшләргә тотынмыйлар , өйләр дә юылмый, бакча эшләре дә каралмый. Каберлекләрне бер кат чистарткач, шунда тыныч кына утырып догалар кылгач, бер кат күңел тынычлана, әйтерсең, әби-бабаларыңнаң, әти-әниләреңнән хәер-фатиха аласың.

 Бу көннәрдә Саба зиратларында да зур җанлылык сизелә. Хатын-кызлар, ир-атлар тырма, көрәк, пычкы тотып зират капкасы аша тыныч кына эчкә узалар.

 Кабер өстенә утыртыр өчен күпьеллык  чәчәк үсентеләре тотып килүчеләр дә, пластмассадан эшләнгәннәрен күтәреп керүчеләр дә бар. Андый ясалма чәчәкләр куюны хәзрәтләр рөхсәт итми, әлбәттә. Әмма, нишлисең, кемгәдер үз законы закон. Әллә дин әһелләренең аңлатып бирүләре җитми?

   Зиратта каралмаган, кипкән үлән баскан каберлекләр шактый күренә әле.

Көздән калган куе яфрак астыннан беренче үләннәр шытып килә. Кайбер чардуганнар эчендә җәелеп үскән агач ботакларын да кисәсе бар. Май бәйрәмнәренә кадәр  алар да тәртипкә китерелер дип ышаныйк.

Зиратка эш кораллары белән дә киләсе юк, монда көрәк, тырмалар, чүп җыяр өчен тәгәрмәчле кул арбалары да бар.

Зур су мичкәсе урнаштырылган.  

Мәңгелек йортларыбыз һәрвакыт чиста, каралган булсын иде.

Иртәме-соңмы, барыбызга да шунда барасы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев