Яңалыклар
-
Мобиль поликлиникалар Татарстан районнарында яшәүче 22 меңнән артык кешене тикшергән
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итте.
-
Татарстан экспортерлары яңа базарларны үзләштерү өчен комплекслы ярдәм алырга мөмкин
Ярдәм ике илкүләм проект — «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» кысаларында гамәлгә ашырыла.
-
Гыйлем — һәлакәттән котылу юлы: Адәм баласының язмышы белемгә бәйле
Җомга көне мөбарәк булсын!
-
Югары Симет авылында 75 метр озынлыктагы яңа юл файдалануга тапшырылды
Югары Симет авыл җирлегенә кергән Түбән Симеттә «Узара салым» программасы буенча Октябрь урамы тыкрыгында 75 метр озынлыктагы каты өслекле юл төзелде. Эшләрне сыйфатлы итеп «Рамазан» ҖЧҖ белгечләре башкарды, ә яңа участок авыл халкының яшәү шартларын шактый яхшыртты.
-
Гомерләрнең иң олысы: Түбән Шытсу аксакалы Салих Габдрахмановка 94 яшь
Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, район башлыгы исеменнән, хөрмәтле якташыбыз Салих Габдрахмановны 94 яшьлек юбилее белән котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде.
-
“Күрше фест” дуслаштыра (ФОТОРЕПОРТАЖ)
ФОТОРЕПОРТАЖ
-
“Күрше фест” дуслаштыра
20 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты ишегалдында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында узучы “Күрше фест” фестиваленең икенче чарасы узды.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет прием заявок на возмещение части затрат для ЛПХ
Документы принимаются электронно через систему «Мои субсидии».
-
Байлар Сабасында һава торышы
Сынамыш: яңгыравыклы күк күкрәү - тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе - коеп яуган яңгырга.
-
Татарстанда мошенниклар пристав булып халыкка зарарлы сылтамалар җибәрә
Хәбәрләрдә ниндидер бурыч турында мәгълүмат һәм бурычны онлайн түләү үтенече бар.
-
Агач астында калганнар: Свердлау өлкәсендә давыл вакытында палаткалы лагерьда фаҗига булган
Коткаручылар мәгълүматлары буенча, көчле җил аударган агачлар астында ике турист калган — бер хатын-кыз урында һәлак булган, ә аның дусты балтырын сындырган.
-
Яшел борчакның файдасын югалтмыйк: Кышка иң яхшы әзерләү ысуллары тупланмасы
Туңдыргычта урын алып торган пакетлар урынына салатларда ашый торган тәмле маринад яки аш өчен әзер консервалар ясарга телисезме? Яшел борчактан кышка запас туплауның 5 иң яхшы ысулы сезнең игътибарга! Бу лайфхаклар ризыкны бозмыйча, ел әйләнәсе җәйге тәмне сакларга ярдәм итәр.
-
Тарихны һәм динне берләштереп: Саба музеенда дини-әхлакый курсларга йөрүче балалар кунакта булды
Саба туган якны өйрәнү музеенда Теләче районы «Ихлас» мәчете каршындагы дини-әхлакый курсларда белем алучы балалар өчен күңелле чара оештырылды. Кунаклар Саба төбәгенең борынгы тарихыннан бүгенге көнгә кадәр булган сәяхәт кылдылар, аннары музей остаханәсендә «Татар халкының милли бизәкләре» мастер-классында катнашып, рухи яктан баеп, иҗат иттеләр.
-
Басуда техника гөрли: Симетлеләр терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерлиләр
«Симет» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү кампаниясе кызганнан-кыза бара. Басуда куәтле «Ягуар» һәм «Полесье» комбайннары эшли, алар теземнәргә салынган беръеллык һәм күпьеллык үләннәрнең икенче каты массасын ваклап, йөк машиналарына бушата.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарын Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады
«Татьяна Спиринаны котлыйбыз. Мондый яшь белгечләрнең югары һөнәри дәрәҗә күрсәтүе бик яхшы», – дип язды республика лидеры.