Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Җәйге каникуллар: ял итәргә дә, эшләргә дә вакыт җитә

Мичән төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кояшкай» һәм “Хыял” исемле хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары эшләде

   Мичән төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кояшкай" һәм “Хыял” исемле  хезмәт һәм ял мәктәп яны лагерьлары эшләде. Укучылар лагерьга бик теләп йөрделәр. Алар җәйге ялларын файдалы эшләр, уеннар белән мавыгып үткәрделәр. Лагерь вакытында укучылар яңа уеннар өйрәнделәр, районыбызның истәлекле урыннарында булдылар, клуб, китапханә хезмәткәрләре белән әңгәмәләрдә, мастер -классларда катнаштылар. Ә хезмәт һәм ял лагерына йөрүчеләр мәктәп яны бакчасында эшләделәр, шулай ук тәрбия дәресләрендә, спорт ярышларында актив булдылар.  

 Лагерьда эшләгән Мичән төп мәктәбе коллективына, пешекчеләргә, җыештыручыларга эти-эниләр, җирле үзидарә исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез,- диелә администрация тарафыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев