Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әниләргә рәхмәт әйттеләр

Әниләр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Барысы өчен дә рәхмәт сиңа” дигән тематик кичә үткәрделәр

  Быел бәйрәмнең кунаклары уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар һәм уллары, кызлары атказанган хезмәткәр исеме алган әниләр булдылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов котлавы белән башланып китте. Чара барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, балачак, яшьлек мизгелләрен, эш көннәрен исләренә төшерделәр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр, әниләргә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук тематик папкалардан күргәзмә әзерләнгән иде. Гадәт буенча быелгы Аналар көне чарасы да күмәк бию, “Кояш гомере телим” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Кичә җылы, җанлы үтте, һәр кеше өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев