Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Арташ авыл җирлегендә техник карау үткәрелде

Тикшерүгә 22 берәмлек техника тәкъдим ителде

График буенча Саба муниципаль районында авыл җирлекләрендәге шәхси затларда еллык техник караулар башланды. Аларның беренчесе агымдагы елның 12 маенда Арташ авыл җирлегендә узды.

Тикшерүгә 22 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында яктырту җиһазларына, тоткарлау (тормоз) системасын контрольдә тоту чараларына, руль белән идарә итүгә, техниканың техник торышына, техника хужаларында тиешле категорияле таныклыклар һәм ОСАГО булуына аерым игътибар бирелде.

Техника хуҗалары  әлеге чарага намус белән әзерләнгәннәр иде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.

Чараның йомгаклау өлешендә катнашучылар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча тематик әңгәмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев