Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аварияләр күп теркәлү сәбәпле, ЮХИДИ идарәсе Казан юлларында эшне көчәйтә

Казанда аварияләр саны арту сәбәпле, ЮХИДИ идарәсе эшне көчәйтергә җыена. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Әйтик, узган ике айда гына да Татарстан башкаласында 189 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 231е зыян күргән.

ЮХИДИ идарәсе автомобильләр бәрелешү, җәяүлеләрне таптату һәм каршылыкка бәрелү, шулай ук җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын төп аварияләр рәтенә кертә.

Казанда юл һәлакәтләре санын киметү өчен кисәтү чаралары үткәреләчәк. Полиция хезмәткәрләре шәһәр юлларында постларны көчәйтергә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар уздырырга җыена.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/avariyalar-kup-terkalu-sabaple-yuxidi-idarase-kazan-yullarynda-esne-kocaita-5867888

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев