Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Август киңәшмәсендә традиция яңарды: район педагоглары интеллектуаль уенда көч сынашты

Ел саен үткәрелә торган әлеге чара быел үзенчәлекле форматта оештырылды: ул федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФДББС) нигезендә эшләнгән Федераль белем бирү программасы (ФОП) таләпләрен өйрәнүне күңелле ярыш форматына берләштерде. Районның төрле почмакларыннан килгән 9 команда составында тәҗрибәле белгечләр тупланган иде.

  Сабада мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында КВН узды.  2026 елның 7 августында Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсенең иң көтелгән вакыйгаларының берсе — «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары» секциясе утырышы кысаларында интеллектуаль-күңел ачу уены булып узды. Чарада районның барлык балалар бакчаларыннан да тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр һәм башка педагогик хезмәткәрләр катнашты.

  Уен барышында командалар бер-берсенә  теоретик сораулар юлладылар. Биремнәр гаять катлаулы һәм күпкырлы булды: 

  Программа эчтәлеге модульләренең норматив-хокукый нигезләре; Баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирү процессын планлаштыру нечкәлекләре; Тәрбия-белем бирү эшендә заманча педагогик технологияләрне һәм цифрлы ресурсларыны куллану алымнары; Гаилә белән үзара хезмәттәшлекнең хокукый һәм методик аспектлары. Һәр команда сорауларны мөстәкыйль рәвештә әзерләп килгән иде, шуңа күрә бәйге чын мәгънәсендә осталык һәм тапкырлык көрәшенә әйләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев