Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Авылдашлар очрашуы: Курсабашта «Бердәмлек һәм шатлык көне» узды

8 август көнне Курсабаш авылында «Бердәмлек һәм шатлык көне» дип исемләнгән «Авыл көне», Зөфәр хәзрәт фатихасы, авыл башлыгы Айзат Гыймадиев котлавы, үзешчән артистлар чыгышы, күңелле уеннар белән үрелеп, бәйрәм салюты һәм дискотекасы белән тәмамланды.

    8 август көнне Курсабаш авылында "Бердәмлек һәм шатлык көне" дип исемләнгән "Авыл көне"үткәрелде. Чараны Зөфәр хәзрәт ачып җибәрде, үзенең изге теләкләрен Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев һәм кунаклар дәвам итте. Бәйрәм авылның гореф-гадәтләрен һәм тарихи үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылды. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә җыелдылар. Бу бәйрәм авыл халкы, авыл кунаклары өчен җылы очрашу булды. Мәйдан уртасында гадәттәгечә уеннар, конкурслар, җыр-биюләр уздырылды. Барлык теләүчеләр дә актив катнашты, ә тамашачылар бу вакытта актив кул чаптылар. Үзләренең матур җырлары белән мәйданны Лилия Хәмитова, Салават Шәрифуллин, Джонни һәм авыл үзешчәннәре җанландырды .Авыл көне актив гражданнар, мәдәният хезмәткәрләре һәм иганәчеләр тырышлыгы белән үткәрелде. Кич бәйрәм салют һәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев