«Бәләкәч» балалар бакчасына йөрүче Рөстәм һәм Әмирхан - Бөтенроссия фестивале җиңүчеләре
Казан шәһәрендә «Чудеса на виражах» дип аталган Бөтенроссия балалар ижаты фестивале узды.
Әлеге бәйгедә 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Рөстәм Галиуллин белән Әмирхан Кәримуллин нәфис сүз номинациясендә катнашып II дәрәжәдәге дипломга лаек булдылар. Биредә алар үзләре шикелле үк бик күп конкурсантлар белән очрашып, зур сәхнәдә катнашудан чирканчык алдылар. Егетләребез әле беренче адымнарын гына ясыйлар. Киләчәктә дә аларга зур жиңүләр, ижат уңышлары теләп калабыз!
Гүзәл Сафина, музыка җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев