Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иганәчедән балаларга Яңа ел бүләге - циркка сәяхәт

Изгелекнең чиге юк

Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова һәм  Завод Нырты авылында  крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Зиатдинов аз керемле һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны Казанга циркка алып баруны оештырдылар.

  "Иганәчебез  автобусны үзе белеште, билетларны да үзе юнәтте. Балаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачып кайттылар. Рифат Зиятдиновка эшендә унышлар телибез, сабыйларны сөендергән өчен савабы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.Ул Яңа ел  алдыннан җирлегебездә яшәүче  мөмкинлекләре чикләнгән  балаларга  Яңа ел пакетлары өләшеп тә сөендергән иде. Мондый изге җанлы, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде" дип рәхмәт хисләрен җиткерде Гөлназ ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев